Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Төзүчеләр көне уңаеннан журналистлар белән очрашуда әйтте.
“Казан аэропортының өченче терминалын 30 августка төзеп бетерергә ниятлибез. Шул көннән башлап аның ишекләре ачылачак һәм пассажирларны кабул итә башлаячаклар дигән сүз түгел, әлбәттә. Аэропортны эшләтеп җибәрү, билет системасы һәм башкасына бәйле бүтән мәсьәләләр бар”, – диде ул. Министр сүзләренә караганда, бүген биредә барлык инженерлык системалары төзелеше тәмамланган. “Объектның әзерлеге төгәлләнеп килә”, – диде Марат Айзатуллин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез