Казан "акыллы шәһәрләр" рейтингы лидерлары рәтенә керде

Казан Kept консалтинг компаниясе тарафыннан әзерләнгән Smart Cities 2025 рейтингында үз позицияләрен ныгытты. Шәһәр, илнең цифрлы үзәкләренең берсе статусын раслап, Россиянең һәм БДБнең технологик яктан үсеш алган һәм "акыллы" шәһәрләре исемлегенә керде.

Тикшеренү биш төп юнәлештә технологияләр һәм цифрлы карарлар кертүнең нәтиҗәлелеген бәяли: идарә, транспорт, бизнес, яшәү рәвеше һәм тотрыклы үсеш. Казан аларның кайберләрендә, бигрәк тә "акыллы идарә" һәм "акыллы транспорт" өлкәсендә югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Kept рейтингы нәтиҗәләре буенча, Казан цифрлаштыру дәрәҗәсе буенча Россиянең әйдәп баручы шәһәрләре арасында урнашкан, бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре