Газетага язылу

Казан – Әлмәт юлында зур юл һәлакәтендә 4 кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр дә бар

Казан – Әлмәт трассасында массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Әлеге участокта, ким дигәндә, 10 автомобиль бәрелешкән. Бу хакта «Татарстан прокуратурасы» телеграм-каналы хәбәр итә.

«Якынча мәгълүматлар буенча, 2026 елның 4 гыйнварында 10:03 сәгатьтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча дежур бүлегенә «Казан-Әлмәт» автомобиль юлының түләүле участогында («Шәле-Бавлы» участогының 27нче чакрымы) зур авария турында хәбәр килгән.

Юл һәлакәтендә, ким дигәндә, 10 автомобиль, шул исәптән йөк машиналары зыян күргән. Фаҗига нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган, имгәнүчеләр бар»,– диелә хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре