Газетага язылу

Казан август аенда Россиянең туристларны иң күп җәлеп иткән шәһәрләре бишлегенә кергән

Татарстан башкаласы сәяхәтчеләр өчен иң популяр юнәлешләрнең берсе булып тора.

Татарстан башкаласы янә Россия буенча сәяхәт итүчеләрнең иң яраткан юнәлешләреннән берсе булып калуын раслаган. Август ае йомгаклары буенча, шәһәр туристлар арасында тагын иң популяр шәһәрләр бишлегенә кергән. Быел алты ай эчендә Казанга 3 миллионга якын кеше килеп киткән.

Июнь аенда гына да 613 мең кунакны кабул иткәнбез. Туристлык тармагының шәһәр бюджетына керткән өлеше 50 миллиард сумнан артып киткән. Россия Туристлык индустриясе берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин моңың, тарихи  урыннар буенча экскурсияләрдән алып, эшлекле чараларга, круизлар һәм актив ялга кадәр, туристларга бик күп кызыклы тәкъдимнәр булдырылуга бәйле булуын билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре