Казан автобусларында татар һәм рус телләрендә шәһәр тарихы турында сөйлиячәкләр

Казан автобусларында татар һәм рус телендә аудиогид эшләячәк. Бу хакта шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова белдергән.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта 5 автобус маршруты өчен аудиогид булдырыла. Шулай итеп, җәмәгать транспортында йөрүчеләр, шул исәптән кунаклар Казан микрорайоннарының тарихы, тарихи биналар, урам исемнәре, халык топонимнары, ландшафт, парк һәм табигый зоналар, мемориаль такталар, һәйкәлләр белән таныштырылачак. Аудиогидка шулай ук шәһәр риваятьләрен, традицияләр, күренекле урыннар, кызыклы фактлар, танылган шәхесләр, мөһим социаль инфраструктура объектлары һәм мәдәни учреждениеләр турында хикәяләр кертү планлаштырыла.

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелгән чаралар яңа проектларны булдыруга этәргеч бирә. Шәһәрдә яшәүчеләр аларның барысын да бик җылы кабул итте. Әлеге проектларның дәвамлы булачагы турында сөйли бу”, – ди Казан мэры Илсур Метшин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре