Файдалану вакыты чыгу шундый аянычлы нәтиҗәләргә китергән.
Муниципаль контракт буенча, автобуслардан файдалану срогы 10 елга тигез. Транспорт оешмаларының акчасы булмау сәбәпле, яңа автобуслар алу мәсьәләсе киләсе елга кичектерелгән. Күптән түгел генә автобусларның яну очраклары транспорт чараларының искерүенә бәйле, дип аңлаткан KazanFirst хәбәрчесенә Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков.
“Хәзер бары тик төзек автобуслар гына маршрутларга чыга. Парктан чыкканда, шулай ук график нигезендә транспортның төзеклеген тикшерү буенча зур эш башкарыла”. – дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез