Казан автобусында ялган акча белән түләргә теләгән пассажирны тоткарлаганнар

Казан автобусында ялган акча түләргә теләгән пассажирны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләгән.

"Кичке сәгать җидедә салонга пассажир кыз керде. Хатын-кызга карап 50 яшьләр чамасы биреп була. Ул юл өчен мең сум акча биргән, купюра кондукторга шикле тоелган, һәм ул аны аналоглары белән чагыштырган", — дип сөйләде Сергей Темляков.

Нәтиҗәдә, автобусны линиядән алу турында карар кабул итәләр, һәм ПАТП-4 кондукторы полиция хезмәткәрләрен чакыра.

Пассажирны хокук сакчылары тоткарлый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

мәктәп уку-укыту

Көн хәбәре