Газетага язылу

Казан балалар бакчасында татар халык уеннары фестивале узды

Казан шәһәре Киров районының “Татар  телендә тәрбия һәм белем бирүче 321 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”нда “Җырлы-биюле татар халык уеннары” фестивале булып узды.  

Милли аһәңле һәм искиткеч тәрбияви әһәмияткә ия булган әлеге күркәм чара бу бакчада беренче тапкыр гына үткәрелми. Бакча мөдире Гыйниятова Гөлфинә Наил кызы сүзләренә караганда, инде җиденче ел рәттән уздырылып килә. Ә быелгы фестивальнең үзенчәлеге – биредә хәтта бер яшьлек нарасый сабыйларның да катнашуы. Моңарчы бер яшьлек балаларны бакчага кабул итмәгәннәр. Бу яңалык 2025 елдан гына башланган. Иң куанычлысы һәм гаҗәпләндергәне дә шул булды: аякларына әле ныклап басарга да өлгермәгән бәләкәчләр ап-ак матур күлмәкләрдән, башларына чигүле калфаклар киеп, изүләренә хаситәләр тагып, музыка залына килеп керделәр һәм татарча матур көйгә бии башладылар. Күңелләргә сөенеч,  ял бирердәй мондый самими күренешләр сирәк хәзер.

Бакча зур түгел, барлыгы алты төркемнән тора. Бер генә төркем балалары да  фестивальдән читтә калмаганнар. Һәрберсе төрледән-төрле, матур милли киемнәрдән иделәр. Һәр төркем балалары килгән кунаклар, әти-әниләр һәм жюри әгъзалары игътибарына әби-бабайларыбыздан безгә мирас булып күчкән җырлы- биюле уеннарны театраль күренеш формасында тәкъдим иттеләр.  “Исәнмесез-саумысез”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Яулык салыш”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Зәңгәр чәчәк” уеннары яңа төсмер алды.

Бу бакча дөрестән дә үзенең исемен, статусын аклый. Сабыйлар күңелендә кече яшьтән үк Туган илебезгә, милли мирасыбызга, гореф-гадәтләребезгә карата мәхәббәт хисләре уята алырдай педагоглар ярдәме белән газиз ана телебезнең якты киләчәгенә ышаныч нык.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре