Газетага язылу

Казан белән Бали арасында туры авиарейслар йөри башларга мөмкин

Индонезия Санкт-Петербург, Новосибирск, Владивосток һәм Казаннан Балига туры рейслар җибәрү мөмкинлеген карый. Бу хакта «Известия» басмасына илнең Мәскәүдәге илчелегендә хәбәр иткәннәр, дип яза «Татар-информ». Киләчәктә маршрут Ломбок һәм Комодо утрауларын, шулай ук Джакартаны да колачларга мөмкин.

Мәгълүматларга караганда, Индонезиягә килүче россиялеләрнең якынча 92 проценты Балига бара. 2025 елда республикага 219 меңнән артык россияле килгән. Алар башка илләрдән килгән туристларга караганда озаграк – уртача 26 көн ял итә.

Россия белән Индонезия арасындагы хөкүмәтара килешү нигезендә, пассажирлар йөртүче бердәнбер компания – «Аэрофлот». Бу хакта Россия туроператорлар ассоциациясенең чит ил туризмы буенча вице-президенты Артур Мурадян хәбәр итте. Башка авиакомпанияләр дә бу юнәлешкә чыгу белән кызыксына, әмма алар әлегә туры рейслар җибәрергә рөхсәт ала алмый, диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре