Казан бензин бәясенең түбән булуы буенча миллион кеше яши торган шәһәрләр рейтингында өченче урынны алды. Татарстан башкаласында ягулыкның литры уртача 57,96 сум тора. Бу хакта Numbeo порталы мәгълүматларына таянып, «Татар-информ» яза.
Әлеге топның беренче урыннарын Самара (57,47 сум) һәм Новосибирск (57,81 сум) алды.
Топ-5кә шулай ук Уфа (58,49 сум) һәм Красноярск (58,74) шәһәрләре эләккән.
Рейтингта 6-10 урыннарда Омск (58,96), Екатеринбург (59,06), Воронеж (59,14), Түбән Новгород (60) һәм Краснодар (60,32) урнашкан.
Топ-15тә Ростов-на-Дону (60,7 сум), Чиләбе (60,78), Пермь (60,34), Санкт-Петербург (61,09) һәм Мәскәү (62,83) бар.
Миллион кеше яши торган шәһәрләр арасында иң кыйммәтле бензин Волгоградта сатыла, анда ягулыкның литры уртача 66,6 сум тора.
Россиядә бер литр бензин өчен 60,08 сум түләргә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез