«Казан» бию ансамбле дусларын кабул итте

Кунак ашы – кара-каршы, диләр. 17-19 сентябрьдә «Казан» бию ансамбле гастрольләр белән Дагыстанга барып кайткан иде. Хәзер инде Дагыстанның «Дагыстан яшьлеге» («Молодость Дагестана») Кавказ халыклары биюләре дәүләт ансамбле Татарстанга килде. Артистлар 22-29 октябрьдә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә һәм Апас, Арча районнарында тамашачыга үзләренең биюләрен тәкъдим итә.

«Казан» бию ансамбле дусларын кабул итте
Автор фотосы

Кунакларны башкалабызда чәкчәкләр белән җылы каршы алдылар. Казан белән таныштырдылар. Ансамбль бик матур программа белән килгән. Кавказ халыкларының дәртле биюләрен, җырларын тәкъдим иттеләр. Һәр җирдә чыгышларны тамашачы тулы заллар белән каршы алды, алкышларга күмделәр.

 Дагыстанның «Дагыстан яшьлеге» («Молодость Дагестана») Кавказ халыклары биюләре дәүләт ансамбле Татарстанның «Казан» бию ансамбле белән инде 25 ел дәвамында хезмәттәшлек итә. Әлеге гастрольләр дә «Еллар аша сыналган дуслык. 25 ел бергә» дигән программа нигезендә оештырылды. «Казан» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова белдергәнчә, дуслык Испаниядәге чыгышлар вакытында башлана. «Башта безне бер телдә аралашу якынайткандыр. Аннары ике халык та Ислам динендә булгач, уртак нәрсәләр күренә башлады. Дагыстан ансамблендәге үсмерләрнең барысы бергә намаз укулары игътибарымны җәлеп итте. Мин аларга сокланып карадым. Яшьләр арасындагы үзара мөнәсәбәт, тәртип, мәрхәмәтлелек, олыларга хөрмәт, игътибар белән сине тыңлаулары – барсы да мине гаҗәпләндерде. Шунда мин Кавказ халкын үзем өчен бөтенләй башка яктан ачтым. Күрәсең, менә шул нәрсәләр араларны якынайткандыр», – ди Чулпан Закирова. 

«Дагыстан яшьлеге» («Молодость Дагестана») ансамбле Кавказда яшәүче халыкларның биюләрен тәкъдим итә. Программаларына шулай ук Чечня, Осетия, Кабардин-Балкар республикалары халыкларының биюләре дә кергән. Хасавюрт шәһәрендә иҗат итәләр. 45 кешелек коллектив – Дагыстанда тамашачы мәхәббәтен яулаган бик көчле, абруйлы һәм профессиональ ансамбль. Татарстанга гастрольләре белән килеп, алар безнең тамашачының да күңелен яулады. 


                                                   

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре