Бүген Казанның Борисково бистәсендә ниндидер автомобиль күкрәк баласы белән бер хатын-кызны бәрдергән. “Татар-информ” мәгълүматларына караганда, сабыйга – алты ай.
Агентлыкка шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясеннән хәбәр ителгәнчә, юл-патруль хезмәте инспекторлары килеп җиткәнче, “Ашыгыч ярдәм” медиклары хатын-кызны чиктән тыш авыр хәлдә хастаханәгә алып киткән.
Хәзерге вакытта биредә ГАИ хезмәткәрләре эшли. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез