Казан бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын тагын 2 млрд сумга арттырылды

2025 елда Казан бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын тагын 2 млрд сумга арттырганнар. Бу хакта Казан Шәһәр думасының II сессия утырышында билгеле булды. Доклад белән шәһәр башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады, дип хәбәр итә Татар-информ.

Нәтиҗәдә, шәһәр бюджеты керемнәр буенча алдарак әйтелгән 52,4 млрд сум урынына 54,3 млрд сумны, ә чыгымнар буенча 61,2 млрд сум урынына 63,29 млрд сумны тәшкил итә.

Моннан тыш, бюджет дефициты 100 млн сумга арта һәм 8,9 млрд сум була. Алдарак бюджет дефицитсыз планлаштырылган иде. ул шәһәр бюджетының калган акчалары хисабына ябылыр дип планлаштырыла.

Муниципаль оешмаларга өстәмә 1 млрд сум, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә 358,3 млн сум, суд карарларын башкаруга 312 млн, капиталь төзекләндерү һәм төзелешкә 121,1 млн сум бүленә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре