Газетага язылу

Казан бюджеты кытлыгы – 4,5 млрд сум

Быел Казан бюджеты керемнәре 63,6 млрд сум тәшкил итәчәк, бу расланганнан 1,2 млрд сумга күбрәк. Чыгымнар, 3,6 млрд сумга артып, 68,1 млрд сум булачак. Кытлык – 4,5 млрд сум. Бу хакта бүген шәһәр Думасының VII сессиясендә Казан Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Мөхәммәтшин ачыклык керткәнчә, ел башына шәһәр бюджетында калган акча арттырылган чыгымнарны каплау чыганагы булып торачак. Шәһәр бюджетына 2025 елда үзләштерелмәгән 818,6 млн сум финанс ярдәме кайтарыла. Бу акчаны Альберт Камалиев проспектындагы 1 нче йортның («Лазурные небеса») түбәсен ремонтлауга, «Курган» зиратының юлларын төзекләндерүгә, яңгыр канализациясе корылмаларын карап тотуга һәм башкаларга бүлеп бирәчәкләр. Тагын 1,246 млрд сумны Казан республикадан өстәмә финанс ярдәме рәвешендә алачак. Бу акча муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләүләргә һәм грантларга, лизинг түләүләренә, тышкы төзекләндерү объектларын карап тотуга, юл билгеләре куюга һәм Оренбург трактындагы торак йортта төзекләндерү эшләренә тотылачак. Автоном һәм бюджет учреждениеләре тарафыннан кире кайтарылган өстәмә 230,7 млн сум күзәтчелек органнары күрсәтмәләре буенча җитешсезлекләрне бетерүгә һәм мәктәпләрне саклауга юнәлдереләчәк. 

– Казанның салым һәм салым булмаган керемнәре алдагы еллар белән чагыштырганда үсештә. Ул 37,9 млрд сумга җитте, бу узган ел белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк. Салым керемнәре структурасында төп өлешне гадәттәгечә физик затлар керемнәренә салым алып тора. Монда сүз 17,5 млрд сум турында бара. Башка керемнәр 5,7 млрд сумнан артып китте, аларның шактый өлеше муниципаль милектән файдалану һәм сату хисабына тупланды. 2025 елда Казан бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 64,3 млрд сум булган. 48 млрд сумнан артык акча социаль өлкәгә юнәлдерелгән. Иң күп акча мәгариф өлкәсенә тотыла. Бу – 39,4 млрд сум. Моннан тыш шәһәр хуҗалыгына – 8 млрд сум, төзекләндерүгә – 5,8 млрд, торак-коммуналь хуҗалыкка – 725 млн сум, транспорт һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә – 735 млн сум юнәлдерелде, – диде Ирек Мөхәммәтшин.

Исегезгә төшерәбез: 2025 елның декабрендә Казан шәһәр Думасы якындагы өч елга Казан бюджетының дефицитсыз проектын кабул итте. 2026 елда керемнәр һәм чыгымнар 60,3 млрд сум тәшкил итәргә тиеш иде. Керемнәрнең күп өлешен социаль-мәдәни өлкәгә юнәлтү планлаштырылган. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре