Газетага язылу

Казан бюджетында кытлык дәрәҗәсе 4,4 млрд сум

Бүген бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XI сессиясе утырышында депутатлар 2026 елга Казан бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын 1,7 млрд сумга арттыру турында карар кабул итте.

Нәтиҗәдә керем өлеше 66,6 млрд сум, чыгым өлеше 71 млрд сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта бюджет кытлыгы үзгәрми һәм 4,4 млрд сум дәрәҗәсендә кала. Карар проектын шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин тәкъдим итте. 

Бюджет керемнәренең һәм чыгымнарының артуы, аерым алганда, Татарстан бюджетыннан 1,32 млрд сум күләмендә өстәмә финанс ярдәме бүлеп бирү һәм 398,9 млн сум салым булмаган керемнәр кертү белән бәйле. Финанс ярдәменең төп өлешен — 1,1 млрд сум-гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүгә, тагын 202,1 млн сум-оешмалар милкенә салым түләүгә юнәлтәчәкләр. Өстәмә салым булмаган керемнәр күбесенчә муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакына (380 млн сум) һәм балаларга Яңа ел бүләкләренә (18,9 млн сум) тотыла.

Ирек Мөхәммәтшин ассызыклаганча, карар проекты бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар комиссиясе утырышында каралган, контроль-хисап палатасының уңай бәяләмәсе бар. Депутатлар Казан бюджетына кертелгән үзгәрешләрне хуплады.  

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре