Казан буйлап йөрү өчен су юлы маршрутлары булдыруны тәкъдим иттеләр

Казанда шәһәр эчендә йөри ала торган су маршрутларын үстерү кызыклы булыр иде. Россия туроператорлары ассоциациясенең эчке туризм буенча вице-президенты Сергей Ромашкин «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

«Әгәр сүз шәһәр халкына Казан эчендә йөрергә мөмкинлек бирә торган яңа проект турында барса, бу кызыклы булачак. Татарстан башкаласына мондый юнәлешне үстерү комачауламаячак. Мәсәлән, Мәскәүдә кешеләр шәһәр буйлап корабларда хәрәкәт итә ала», – дип билгеләде Ромашкин.

Аның сүзләренчә, Россия башкаласында мондый кораблар расписание буенча йөри. Мәскәүлеләр, метрода йөрү бәясен түләп, 5 километр чамасы йөзеп бара ала.

«Бу нәкъ менә шәһәр халкы өчен бик яхшы сервис, туристлар аннан сирәк файдалана», – дип өстәде эксперт. Мондый проектны гамәлгә ашыру казанлыларның тормышын уңайлырак һәм кызыклырак итәчәк, дип ассызыклады ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре