Казан-Чаллы юлында көчле авариядән соң зур бөке барлыкка килгән

Татарстанның М7 трассасында, Богородское бистәсе янында, юл-транспорт һәлакәте аркасында ике километрлы бөке барлыкка килгән. Шаһитлар сүзләренчә, бу участокта ике "Газель" бәрелешкән. Бу хакта "Казан ферст" яза.

Социаль челтәрләрдә бастырылган фотода авария нәтиҗәсендә йөк машиналарына җитди зыян килүе күренә. Икесенең дә кабиналары прицептан аерым ята. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

Казаннан Чаллыга таба хәрәкәт итү кыенлаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре