Казан циркы БРИКС көннәренә һәм 9 Майга тамаша тәкъдим итә

БРИКС көннәренә туры китерелгән милләтара программа «Азия кайтавазы» дип атала. Тамаша Азия һәм Европа циркларының мини фестивале кебек узачак.

Цирк директоры Эльмира Булатова сүзләренә караганда, Казанда, төрле милләтләр бергә тату яши торган җирдә мондый программаны чынга ашыру өчен иң яхшы урын – цирк.
– Хәзерге вакытта Казанда бөтен чаралар да БРИКСка багышлана. Бу – бөтен кеше өчен дә дөньякүләм вакыйга. Казан циркы да читтә калмый, инде күптән «Азия кайтавазы» тамашасын планлаштырып куйган идек. Кунакларыбызга, тамашачыларыбызга циркның төрле булуын күрсәтәсебез килә. Тамаша 19 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр барачак. Анда Халыкара цирк фестивальләрендә җиңүчеләр – Вьетнам, Казахстан, Үзбәкстан һәм Россия төбәкләре – Бурятия, Удмуртия, Якутия артистлары чыгыш ясаячак, – дип сөйләде оешма директоры.

Һәркемгә мәгълүм булганча, киләсе елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. 1945 елда Казанга цирк белән гастрольгә килгән совет артисты Юрий Дуров урамда ук тамаша күрсәткән. Ул көнне артистлар хайваннар белән бергә Җиңү маршында катнашкан. Казан циркы нәкъ менә әлеге атмосфераны Җиңүнең 80 еллыгы программасында яңартырга тырышачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре