• Фото: "Татар-информ"

Казан циркы «Мирас» милли спектакль-фэнтези премьерасын тәкъдим итә

Казан циркы үзенең «Мирас» милли спектакль-фэнтези премьерасын бүген – 12 июньдә тәкъдим итте. Оештыручылар Казан циркының 135 еллык тарихында моның беренче милли шоу булуына басым ясыйлар, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Чакырылган профессиональ команда татар халкының бай мәдәниятен, традицияләрен цирк сәнгате аша бирергә тырышкан. Барлык катнашучылар милли элементлар булган цирк сәнгатенә туры килгән костюмнардан киенгән.

Тамаша зур сюжетка корылмаган, татар фольклорына һәм тормышына кагылышлы аерым номерлар балаларның төше дип кенә кабул ителә. Тамаша татар һәм рус телләрендә бара.

Казан циркы «Мирас» тамашасын Россия регионнарында да, чит илләрдә дә күрсәтергә җыена.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре