12 июньдә Казан дәүләт циркында фантастикага корылган “Мирас” милли спектакль премьерасы булачак. Заманча шоу рәвешендә тамашачыларны татарларның бик бай мәдәнияте белән таныштырачак зур тамаша бу. Казанда күрсәтелгәннән соң цирк артистлары төрле шәһәрләр һәм чит илләргә гастрольләргә китәчәк.
Шулай итеп, Казан циркының 135 еллык тарихында беренче тапкыр буларак, татар телендә тәүге милли тамаша тәкъдим ителәчәк. Цирк жанрлары, бию, музыка, җыр, ут эффектлары аша, шулай ук милли киемнәр һәм декорацияләр аша цирк сәнгате кысасында тәүге тапкыр татарларның бай мәдәнияте, традицияләре, эпосы белән таныштырылачак.
Ягъни “Мирас”, халык әкиятләре, җыр, көй, бию һәм бәйрәмнәр аша күпгасырлык мәдәниятне чагылдырып, Татарстанның “визит карточкасы”на әйләнәчәк.
Казан циркы яңа спектакльне ел ярым дәвамында әзерләгән. Мондый тамашалар иҗат итү белән шөгыльләнүче илнең иң яхшы режиссерлары һәм рәссамнары чакырылган. Алар арасында – Мәскәүдә Цветной бульвардагы циркның баш режиссеры Евгений Шевцов, баш балетмейстер Ольга Полтарак, клоунада һәм театр номерлары режиссеры-куючысы, Россиянең атказанган артисты Андрей Шарнин, рәссам-куючылар Надежда Русс һәм Анатолий Нежный.
Режиссер-куючылар төркеме Казан циркы белгечләре ярдәмендә айлар буе татар тарихы, этнографиясе, фольклоры, традицияләре, халык промыселлары буенча материалларны җентекләп өйрәнгән, бу темага багышланган бик күп әдәбият һәм фәнни хезмәтләр белән танышкан.
Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре дә аларга консультацияләр биргән, гомумән, спектакльне булдыруда катнашкан. Әйтик, музыка өлеше буенча – җырчы Айгөл Зәйнуллина консультант булган, татар телендәге җырлар авторы – шагыйрә, прозаик һәм драматург Гөлүсә Баттал.
“Мирас” милли спектакле дустанә дүрт циркның иҗади хезмәттәшлеге нигезендә булдырылган. Программага Мәскәүнең Цветной бульвардагы Никулин циркы һәм Якутия (Саха) Республикасының дәүләт циркы үз номерларын тәкъдим иткән. Ә инде Белоруссия дәүләт циркы белән берлектә, Казан циркы тарихында беренче тапкыр буларак, манеж тирәли чабып йөрүче ат өстендә акробатик элементлар ясау буенча уртак номер булдырылган.
Милли спектакльгә, гадәттәгечә, Казан циркы Балалар цирк мәктәбе укучылары да җәлеп ителгән. Җырларны татар җырчылары Сөмбел Кыямова һәм Айгөл Гардисламова башкара. Баянда Азат Җәләлиев һәм Семен Леонтьев уйный.
“Мирас” татар телендә куелачак. Шул ук вакытта зур экраннарда рус теленә тәрҗемәсе бирелеп барачак. Милли спектакль тәүге тапкыр 12 июньдә – Россия көнендә күрсәтеләчәк.
Казан циркы тамашачылары милли фентэзи-спектакльне җәй азагына кадәр карый алачак. Шуннан соң “Мирас” гастрольләргә юл тотачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез