Казан дәүләт аграр университеты коллективына яңа ректорны тәкъдим иттеләр

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевёлкина һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казан дәүләт аграр университеты коллективына яңа ректор Илшат Габделфәт улы Нуриевны тәкъдим иттеләр.

Илшат Нуриев республиканың агросәнәгать комплексы белән тыгыз бәйләнгән. Ул 2015-2025 елларда Арча муниципаль районын җитәкләде. Узган атнада Илшат Нуриев Арча муниципалитет советы утырышында, Казан дәүләт аграр университетына җитәкчелек итү өчен, Арча районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын үзеннән төшерде.

Илшат Нуриев - икътисад фәннәре кандидаты, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

https://vatantat.ru/2025/04/166526/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре