Газетага язылу

Kazan Digital Week-2026да ниләр көтә?

Kazan Digital Week-2026 Халыкара форумы 29-31 октябрьдә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узачак. Әлеге чарада заман технологияләре аерым урын алып тора. Алар берничә өлкәгә карый. Һәрберсенә аерым тукталып китик.

Инвестицияләр

Быел әлеге өлкәдә цифрлы технологияләр куллануга багышланган 4 тематик сессия, авторларның инвесторлар алдында проектларын тәкъдим итүне күз алдында тоткан 2 питч-сессия һәм демо-көн, ягъни әзер продуктларны күрсәтү планлаштырылган. Әлеге блокта 50дән артык белгеч чыгыш ясаячак, 300гә якын катнашучы булыр, дип көтелә. Аларның проектлары форум кысаларында оештырылган махсус күргәзмәдә урын алачак. Җиңүчеләр, бүләкләр белән бергә, хезмәттәшлек итү тәкъдимнәре алачак.

«Безнең бурыч – республиканың инновацион системасын формалаштыру һәм проект авторларына эшчәнлекнең барлык этапларында ярдәм итү. Ел башыннан фонд гомуми бюджеты 3 миллиард сумнан артык булган 23 проектка финанс яктан ярдәм итте. Без Kazan Digital Week форумында алтынчы ел рәттән бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр юнәлешен җитәклибез. Форум безнең өчен мөһим проектлар чыганагы. Күбрәк корпоратив инновацияләргә, галимнәр катнашында эшләнгән проектлар зур игътибар бирәбез», – ди Татарстан Инвестицион-венчур фонды директоры Дамир Галиев.

Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә ясалма фәһем куллануны тәкъдим итәчәкләр. Алар бу өлкәгә кертелгән технологияләр – савым залында һәм аксаклыкны ачыкларга ярдәм итә торган контроль системалары турында сөйләячәк. Шулай ук авыл хуҗалыгында кулланыла торган агрометеомониторингны күрсәтәчәкләр. Ул һава торышы шартларын, авыру һәм корткычлар барлыкка килүен фаразларга сәләтле.

«Форум вакытында Казан дәүләт аграр университеты һәм «Авыл хуҗалыгы техникасы үзәге» ҖЧҖ, аграр университет һәм «Бертех» ҖЧҖ, «РИВЦ» АҖ һәм «Форт Диалог» компанияләр төркеме үзара килешүләре имзаланачак», – дип белдерде  «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин.

Финанс

Kazan Digital Week форумында шулай ук финанс технологияләрен үстерү буенча сессия узачак. Аны Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты һәм Казан дәүләт хезмәте һәм идарә институты үткәрә. Сессиядә өч оешма төбәкләрдә сату-алу өлкәсендә яңа технологияләр куллану тәҗрибәсе белән таныштырачак.

«Узган елларда сатып алулар системасы кәгазь процедуралардан алып тулысынча цифрлы мәйданчыкларга кадәр зур юл үтте. Бүген исә бердәм мәгълүмат системасы сатып алучыларны, тәэмин итүчеләрне һәм контроль органнарын берләштерә. Әмма киләсе этап – карарларның сыйфаты турында», – ди Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаутдинов.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре