Газетага язылу

Kazan Digital Week форумы көннәрендә өстәмә дүрт электричка йөриячәк

29-31 октябрьдә, Kazan Digital Week халыкара форумын уза торган көннәрдә, Казан – Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә поездлар йөриячәк.

Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чарада катнашучыларга уңайлы булсын өчен өстәмә составлар тукталышларсыз гына барачак», – диелә хәбәрдә.

Мәсәлән, өстәмә 7601 номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 10.05 сәгатьтә китәчәк һәм Казанга 10.25 сәгатьтә килеп җитәчәк.

7602 номерлы поезд Казан станциясеннән 10.40 сәгатьтә кузгала һәм Аэропорт станциясендә 11.00дә булачак.

7604 номерлы электричка Казаннан 14.30да китеп, Аэропорт станциясенә 14.50дә барып җитәчәк.

7603 номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 15.10 да китә, ә Казанда 15.40 да булачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре