17–19 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week – 2025 халыкара форумы узачак. Анда дөньяның 74 иленнән кунак көтәләр. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр иттеләр.
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, чарада барлыгы 20 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. «Узган ел белән чагыштырсак, быел форумда секция һәм спикерлар саны ике мәртәбә күбрәк. Барлыгы 160 төрле секция һәм 1200 спикер булачак. Аларның 60ы - чит ил белгечләре», – дип сөйләде Айрат Хәйруллин.
Министр сүзләренә караганда, быел Kazan Digital Week форумының төп юнәлеше - ясалма фәһем. Чара кысасында «ИИ-заман» дип аталган фәнни конференция уздыру да күздә тотыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез