Kazan Digital Week форумында 20 меңнән артыграк катнашучы көтелә

Kazan Digital Week халыкара форумында 20 меңнән артыграк катнашучы көтелә. Форум Казанда 17-19 сентябрь көннәрендә узачак. Цифрлы үсеш министры Мәксүт Шадаев чарага багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдергән.

Ул форумның инде алтынчы тапкыр узачагын, шушы вакыт эчендә катнашучылар санының берничә тапкыр артуын искә төшереп үткән. “20 меңнән күбрәк катнашучы – беренче форумдагыга караганда ике тапкыр чамасы күбрәк – шулай ук 200ләп компания көтелә, – дип белдергән Шадаев.

Министр әйтүенчә, форум кысасында 100дән артыграк чара үткәреләчәк. Россиядә IT-тармакның барлык лидер-компанияләре катнашачак. Шулай ук 60 илнең катнашуы көтелә. “Ил эчендә генә түгел, чит илләрдә дә чара белән кызыксынуның үсүен күрәбез”, – дигән ул.

Мәксүт Шадаев билгеләп үткәнчә, форум кысасында төбәк сессияләре уздырылачак. Быел төбәкләрне цифрлы трансформацияләү җитәкчеләренең барысы да катнаша. “Гомуми белем бирү, спорт тармагы белән идарә итү, “акыллы шәһәр”гә бәйле әйберләрне цифрлаштыру мәсьәләләрен караячакбыз”, – дип йомгак ясаган сүзенә министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре