Kazan Digital Week халыкара форумында 208ләп компания үз стендлары белән катнаша

"Казан Экспо" күргәзмәләр үзәгендә Kazan Digital Week халыкара форумы башланды. Өч көн дәвамында форумда 10 юнәлеш буенча 120 чара узачак. Бу чараларда 865ләп спикер чыгыш ясаячак дип көтелә.

Форумда дөньяның 32 иленнән 30-40 мең кеше катнашыр дип фаразлана. Күргәзмәдә 208 компания үз стендларын урнаштырган. Алар белән форум көннәрендә бушлай танышырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Kazan Digital

Көн хәбәре