Казан дөньяда торак бәясе иң кыйммәт булган шәһәрләр исемлегенә кергән

Казанда бер гаиләгә фатир сатып алу өчен 16,6 ел буе бөтен керемен җыеп бару таләп ителә.

Татарстан башкаласы торак бәясе белән халыкның кереме нисбәте буенча дөньядагы шәһәрләр рейтингында 46нчы урынны алган. Numbeo порталы уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Казанда уртача керемле гаиләгә фатир сатып алу өчен 16,6 ел буе бөтен акчасын шуңа җыеп бару таләп ителә, дип яза “KazanFirst”.

Ә инде рейтингта беренче урыннарга халкының күпчелеге фатир алуны төшендә генә күргән Коломбо (Шри-Ланка – куышлы булу өчен 37 ел буе бөтен керемне туплап барырга кирәк), Катманду (Непал) – 36,6 ел һәм Пекин (Кытай) – 34,7 ел чыккан. Шулай ук Шанхай, Хошимин, Тәһран, Гонконг, Манила, Гуанчжоу һәм Бангкок беренче унлыкка кергән.
Мәскәү исә, Казанны артта калдырып, 37нче урынга кунаклаган (17,6 ел). Ә менә Калининград һәм Санкт-Петербургта торак бездәгедән арзанрак булып чыккан: алар 52нче һәм 53нче урынны алган (15,7 ел).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре