Ачылышта Россия Яшьләр берлеге рәисе Дмитрий Покровский Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан сәламләү хатын укыды.
Үз мөрәҗәгатендә Россия Президенты, утыз елдан артык вакыт эчендә проектның илнең төрле төбәкләреннән килгән якты, кызыклы идеяләргә бай сәләтле яшьләрне берләштерүен билгеләп үтте.
«Фестивальдә катнашучыларның күп чыгышлары Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланачагы сөендерә», – диелгән иде сәламләү хатында.
«Безнең өчен Татарстан башкаласында Студентлар язын дүртенче тапкыр кабул итү зур дәрәҗә. Бу юлы Казанга килгән ике меңнән артык сәләтле студент үзләрен күрсәтә, яңа тәҗрибә туплый һәм, бәлки, гомерлек дуслар таба алачак. Барлык инфраструктурабыз, оештыручылар, төрле хезмәтләр, волонтерлар бу Россия студентлар язын онытылмаслык итәргә әзер», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестивале – Россиядәге иң зур студентлар иҗаты фестивале. Ул 1993 елдан башлап ел саен уздырыла һәм дүртенче тапкыр Казанда үткәрелә.
ТаңЧулпан
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез