Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган тантана «Казан» гаилә үзәгендә узды. Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлау белән башланган тантанада укучылар һәм ата-аналарны Татарстанның ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сәламләде.
«Бу вакыйга яңа тормыш башы, сезнең җитлеккәнлек, җаваплылык билгесе. Үзегезнең россиялеләр булуыгыз белән горурланыгыз, Конституциягә тугрылык саклагыз һәм үз эшләрегез белән Ватаныбызның данлы традицияләрен арттырырга лаеклы буын булуыгызны исбатлагыз», – диде Әхмәтова һәм укучыларга әһәмиятле документны горурланып кабул итүләрен, укытучылар һәм ата-аналар горурланырлык эшләр башкаруларын теләде.
Казанның 125 нче гимназиясеннән җиденче сыйныф укучысы Дарина Гыйльфанова паспорт алуның үзе өчен мөһим вакыйга булуын әйтте. «Илгә ярдәм итәргә, волонтерлык акцияләрендә катнашырга мөмкинлек барлыкка киләчәк», – дип сөйләде Дарина. Киләчәктә ул табиб булырга тели. Әнисе һәм әбисе белән СВОдагы егетләргә гуманитар ярдәм җыюда катнаша. Ватан сакчыларының рухын күтәрү өчен гаилә белән уенчык чебурашкалар бәйлиләр. 2025 елда Татарстан ЗАГСлары тантаналы шартларда 3 меңнән артык егет-кызга паспорт тапшырды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез