Казанның танылган бизнесмены Иван Шевыревның хатынына пычак белән ташлануда шикләнелүче Таҗикстан гражданины Рифат Солтановны (үз иленә качкан булган) кичә Россиягә алып килеп, кулга алганнар. Хәзер ул СИЗОда. Бу хакта «Татар-информ» үз чыганакларына таянып яза.
Исегезгә төшерәбез: 14 октябрьдә Татарстанда яшәүчеләрне интернет киңлекләрендә таралган котчыкмалы видеоязма тетрәндерде: Казанның 94нче гимназиясе янында мотоциклист шлемыннан бер ир-ат 34 яшьлек Ирина Шевыревага пычак белән ташланган. Аңа ул муены һәм күкрәгенә берничә тапкыр пычак белән кадаган.
Хатын-кыз һөҗүм итүчегә каршы тора алуы нәтиҗәсендә генә исән калган: шул ук көнне аны реанимациягә озатканнар. Хәзер инде ул аңына килгән, әмма каты җәрәхәтләре аркасында сөйләшә алмый, көчкә сулый.
Үткән шимбәдә суд һөҗүм итүченең ярдәмчесен Бурихон Хәмидовны тоткарлаган һәм Иринаның ире – Иван Шевырев белән кайнатасы – Станислав Шевыревны тоткарлау вакытын озайткан. Аталы-уллы Шевыревлар һөҗүм итүне оештыруда шикләнелә.
Иван һәм Станислав Шевырёвлар – республикада атаклы бизнесменнар. Әтисе – «Волга-Автодор» компаниясенә нигез салучы. Болардан тыш, фирманың иминлек хезмәте җитәкчесе Андрей Черкасин һәм аның кул астында эшләүче Булат Галләмов кулга алынган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез