Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев 23 миллионлык бурычын түли башлаган

Суд приставлары хезмәте гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән Илназ Галәвиевтән 23 миллион сумнан артык компенсация түләтә башлаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы суд приставларының мәгълүматлар базасына сылтама белән хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Галәвиевнең 23 миллион 171 мең 956 сум бурычы бар. Аның 20 миллион 123 мең сумнан артыгы – китерелгән әхлакый зыян өчен компенсация, 1 миллион 638 мең сумы – башкарма җыемнар,  1 миллион 409 сумнан артыгы – милек түләүләренең башка төрләре.

Хәзерге вакытта Илназ Галәвиев халык телендә «Кара дельфин» дип йөртелә торган 6нчы төзәтү колониясендә. Бу – илнең махсус режимлы иң зур колониясе. Анда Россиядәге иң куркыныч җинаятьчеләр утыра.

Исегезгә төшерәбез: фаҗига 2021 елның 11 маенда булды. Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясе бинасында атыш оештырып, ике укытучы һәм җиде укучының гомерен өзде. Зыян күрүчеләр саны 24кә җиткән иде. Татарстан Югары суды Галәвиевне гомерлек төрмәгә хөкем итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре