Казан һәм Чаллы иң күп торак төзүче 100 шәһәр исәбенә кергән

Казан һәм Чаллы Россиядә иң күп торак төзеп файдалануга тапшырган йөз шәһәр исәбенә кергән. “РИА Новости” әзерләгән статистика мәгълүматлары шул хакта сөйли.

Быел Татарстан башкаласы рейтингта 19нчы урынга чыккан. 2023 елда биредә 1329,7 мең кв.м. торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Алдагы елдагыга караганда, 52,1 процентка күбрәк бу. Шул ук вакытта төбәктә төзелгән торакның гомуми күләмендә Казанның өлеше 38,7 процент тәшкил иткән. Бер ел эчендә шәһәрдә яшәүче бер кешегә яңа төзелгән торакның гомуми мәйданыннан 1,01 кв.м. туры килгән. Тулаем алганда, бер кешенең торак белән тәэмин ителеше 28,4 кв.м тәшкил иткән.

Чаллы шәһәре рейтингта 57нче урынны алган. 2023 елда биредә 318,7 мең кв.м. торак (бер кешегә 0,58 кв.м) файдалануга тапшырылган. Бер ел эчендә бу күрсәткеч 9 процентка арткан (республикада төзелгән торакның гомуми күләмендәге өлеше 9,3 проценттан күбрәк) Ә инде беренче өчлеккә Краснодар (бер кешегә – 2,66 “квадрат”), Новороссийск (1,89) һәм Черкесск (1,72 кв.м.) кергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре