Газетага язылу

Казан ялгыз сәяхәт итәргә яратучылар үз иткән шәһәрләр исемлегенә эләккән

Татарстан башкаласы ноябрь аенда ялгыз сәяхәт итүчеләр сайлап алган шәһәрләр  арасында бишенче урынга чыккан. ТВИЛ.РУ сервисы мәгълүматларына караганда, Казанда мондый туристлар уртача 4 төн куна.

Рейтингта Мәскәү беренче урынга чыккан: кунакханәләрне броньлаучыларның 18 проценты башкалага туры килә. Икенче урынны Санкт-Петербург (14%) алган. Сочи –өченче (9%).

Шул ук вакытта илдә сәфәргә ялгыз чыгучылар саны узган елдагыга караганда 21 процентка арткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре