Газетага язылу

Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән

OneTwoTrip сәяхәтләр планлаштыру сервисы клиентларының кунакханәләрдәге номерларга заказларын анализлаганнан соң, Яңа елны бәйрәм итү өчен иң популяр шәһәрләрне ачыклаган.

Иң күп сәяхәтчеләрне башкала кабул итәчәк: Мәскәүгә илдәге туристларның 20,6 проценты киләчәк. Икенче урында – Санкт-Петербург (16,6 процент). Өченче урында – Казан. Татарстан башкаласына барлык ял итүчеләрнең 4,4 проценты киләчәк.

Казанда ял итүгә ихтыяҗ бер елда 26 процентка диярлек арткан. Шәһәр рейтингта ике пунктка югарырак күтәрелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре