Яшел Үзән – Казан трассасында җиңел машина белән автобус бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус алдындагы машина җәяүлеләрне үткәрү өчен кискен тукатлаган. Автобус белән идарә итүче ир-ат , һәлакәтне булдырмас өчен, рульне уңга бора һәм җәяүлеләрнең металл конструкциясенә бәрелә.
Билгеле булганча, авария вакытында автобус салонында 35 пассажир булган. Аларның бишесе җәрәхәтләнгән. Бу хәлне ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез