Газетага язылу

Казан янында чүп яндыру заводын төзү эшләре яңартылган

Моңа кадәр, җиһазлар белән тәэмин итүдәге кыенлыклар аркасында, эш туктатып торылган.

Казан янында чүп яндыру заводын төзү яңартып җибәрелгән. Биредәге эшләр быел февраль азагында җиһазлар белән тәэмин итүдә кыенлыклар килеп чыгу аркасында туктатып торылган булган. Бу хакта “РБК Татарстан” проект инвесторы – “РТ-Инвест” компаниясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Моңа кадәр Швейцария-Япония консорциумы “Hitachi Zosen Inova” җиһазлар белән тәэмин итүдән баш тарткан. Әмма “РТ-Инвест” май башында Кытайның “Chongqing Sanfeng Covanta Environmental Industry” корпорациясе белән контрактка кул куйган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: заводның проект документлары кабат экологик һәм баш дәүләт экспертизасы узачак.
Казан янында чүп яндыру заводын 2025 елда төзеп бетерү күздә тотыла. Хәзерге вакытта биредә төп корпусның металл конструкцияләрен монтажлау, төп җиһазының фундаментын урнаштыру төгәлләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре