Казан янында М7 трассасында йөк машинасы каты шартлаудан соң янып беткән

Төнлә М7 федераль трассасында Казаннан чыкканда фура тулысынча янып беткән. Шаһитлар сөйләвенчә, башта шартлау ишетелгән, ә аннары йөк машинасын ялкын камап алган.

Узып баручы автомобильчеләр төшергән видеода утның тулысынча машинаны камап алганы күренә - ялкын берничә метрга биеклеккә күтәрелгән.

Янгын сүндерүчеләр тиз генә урынга килеп җитсәләр дә, коткарырлык әйбер калмаган була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре