Россия Хөкүмәте М-12 «Көнчыгыш» трассасының түләүле участоклары исемлегенә озынлыгы 7,045 километр булган яңа юл өлешен кертте. Ул Казан әйләнәсеннән М-7 «Волга» трассасына кадәр сузыла. Бу хакта Россия Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түләү Казан–Шәле юлындагы Р-239 трассасы белән «Шәле–Бавлы» юлы кисешкән урын арасындагы участокта алынырга тиеш. Ведомство мәгълүматларына караганда, җыелган акча юлны карап тотуга һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә тотылачак.
Әлегә тарифлар һәм түләүне кертү вакыты билгеләнмәгән. Тиешле карарлар рәсми рәвештә басылып чыкмаган.
М-12 «Көнчыгыш» трассасы буенча хәрәкәтне Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның декабрендә ачты. 823 километр озынлыктагы юл Мәскәүне Казан белән тоташтыра. Ул Мәскәү, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия һәм Татарстан аша уза.
2025 елда Казан белән Екатеринбург арасындагы Дүртүлә–Ачит участогы да ачылды. Киләчәктә М-12 трассасын Төмәнгә кадәр озайту, аннары Себер һәм Ерак Көнчыгыш юл челтәренә тоташтыру планлаштырыла.
Хәзерге вакытта М-12 трассасының гомуми озынлыгы 1617 километр тәшкил итә, шуларның 1239 километры түләүле режимда файдаланыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез