Мәетне тимер юлчылар тапкан, ул җәяүлеләр кичүеннән 100 метр ераклыкта яткан.
Казан янында тимер юлда бер ир-ат мәете табылган. Бу хакта “KazanFirst” социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә таянып яза.
Мәетне тимер юлчылар җәяүлеләр кичүеннән 100 метр ераклыкта тапкан.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат янәшәсеннән узып баручы поезд астына килеп кергән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез