Газетага язылу

Казан янындагы бистәдә бер хатын-кызны машина бәрдергән: ул хастаханәдә вафат булган

Казанның Тынычлык бистәсендә 72 яшьлек хатын-кыз машина көпчәге астында калган. Бичара хастаханәдә җан тәслим кылган, дип яза “Татар-информ”.

Пенсионерны Яңа Дәүләки урамында, тиешсез урында юл аша чыгып килгән чагында, Nissan X-Trail бәрдергән. Хатын-кыз бик нык җәрәхәтләнгән һәм аңын югалткан хәлдә хастаханәгә озатылган. Биредә бер тәүлектән соң җан биргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре