Казан читендә урнашкан Зәңгәр күлләр – республиканың иң популяр урыннарының берсе. “Татарстан шәһәрләрен үстерү институты” фонды директоры урынбасары Оксана Саргина сүзләренә караганда, монда ел саен 120 мең чамасы кеше килә. “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әлеге территориядәге үзгәрешләр турында сөйләделәр.
Билгеле булганча, Зәңгәр күлләр (Олы, Кече һәм Агынты күлләрдән тора) аеруча саклана торган табигый территория булып санала. Узган ел монда төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Оксана Саргина әйтүенчә, монда берьюлы берничә мәсьәләне хәл итәргә туры килгән. “Хәтерлисездер, күлләр тирәсендә учак ягу, мунчалар төзү, сапбордларда йөрү белән артык мавыгалар иде. Шулай ук кешеләрнең транспорт чарасы белән күлләр янына ук керүе, аны теләсә ничек ташлап калдыру да бик начар йогынты ясады. Безгә менә шуларны исәпкә алып, территорияне үзгәртергә кирәк иде. Максатыбызга ирештек кебек, әмма эш шактый әле”, – дип сөйләде ул.
Шул рәвешле, территориядә түләүле (100 сум) машина кую урыннары барлыкка килгән. Теләсә кайда коенуларны бетерү өчен махсус җиһазландырылган биш яңа урын ясалган. Сапборд, дайвинг белән мавыгучылар өчен Казансу буенда махсус урыннар барлыкка килгән. Сүз уңаеннан, Зәңгәр күлләр территориясенә керү өчен дә хәзер 100 сум түлисе була.
Бу үзгәрешләрнең беренче уңай нәтиҗәләре дә бар. Оксана Саргина сөйләвенәч, Татарстан Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты белгечләре, тикшерү уздырып, күлләрнең суында нитратларның күләме ике тапкырга кимүен әйткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез