Кичә, 10 октябрьдә, 42 яшендә Казан яшь тамашачы театры актеры — Татарстан Республикасының атказанган артисты Арсений Курченков вафат булды. Бу хакта Instagram социаль челтәрендә театр сәхифәсендә хәбәр ителә.
"Безнең өчен бу бик зур югалту", — диелә хәбәрдә.
Артистның үлем сәбәпләре аныкланмый. Гражданнар панихидасының төгәл датасы һәм вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез