Казан икенчел торакка бәяләрнең иң аз үсеше буенча Россия шәһәрләре рейтингында беренче урында

Казан икенчел торакка бәяләрнең иң аз үсеше буенча Россиянең зур шәһәрләре рейтингында беренче урынны алды. Әйтик, Татарстан Республикасы башкаласында 2025 елның август нәтиҗәләре буенча мондый фатирлар нибары 0,1%ка – 1 кв.м.  187 мең кадәр кыйммәтләнде. Мондый мәгълүматларны төзүчеләрнең Бердәм ресурсы статистикасына нигезләнеп, «Татар-информ» яза.

Бу исемлектә икенче урынны Волгоград ( 0,2%, 95 меңгә кадәр), ә өченчесен Краснодар ( 0,2%, 121 меңгә кадәр) алды. Топ-5кә шулай ук Екатеринбург ( 0,2%, 127 меңгә кадәр) һәм Омск ( 0,3%, 107 меңгә кадәр) эләккән.

6-10 урыннарда Уфа ( 0,5%, 120 меңгә кадәр), Красноярск ( 0,7%, 122 меңгә кадәр), Чиләбе ( 0,9%, 100 меңгә кадәр), Мәскәү ( 0,9%, 372 меңгә кадәр) һәм Пермь ( 1%, 112 меңгә кадәр) шәһәрләре урнашкан.

Августта «икенчел торакка» бәяләр үсешенең иң югары динамикасы Санкт-Петербургта теркәлгән ( 1,7%, 222 меңгә кадәр). Шулай ук Түбән Новгородта бер ай эчендә икенчел торак кыйммәтләнгән ( 1,2%, 143 мең).

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре