Казан Россиянең иң тиз үсүче шәһәрләре рейтингында алтынч урынга чыккан. Бу хакта “Татар-информ” Төзелеш компанияләренең бердәм ресурсы сайтындагы мәгълүматларга таянып яза.
“Кешеләрнең шәһәрләргә китеп төпләнүгә өстенлек бирүе һәм шәһәр халкы саны арту зур калаларда төзелешкә этәргеч бирәчәк. Белгечләр иң тиз үсүче шәһәрләр исемлегенә Краснодар, Сургут, Мәскәү, Төмән, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Нижневартовск һәм Каспийскны керткән”, – дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.
2024 елгы мәгълүматлар буенча, Татарстан башкаласында күпфатирлы торак йортларның 38 проценты 2010 елдан соң төзелгән. Шул ук вакытта бу өлешнең 25 проценты – 2010 елдан 2019 елга кадәр, 14 проценты – 2020 елдан 2024 елга кадәр пәйда булган торак фондына туры килә.
Белгечләр фаразына караганда, Мәскәүдә беренчел торак базары, торак кыйммәтләнү сәбәпле алыш-бирешләр кимегән бер мәлдә, уртача темпта – елына 6 процентка, Санкт-Петербургта – 9 процентка үсәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез