Газетага язылу

Казан имамы исламда иң яхшы саналган исемнәрне атады

Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин исламда нинди исемнәр иң яхшысы саналуын әйткән.

Бу турыда ул «Татар-информ»га сөйләгән.

"Безнең яраткан Пәйгамбәребез әйткәнчә, без малайларны атый алган иң яхшы исемнәр – Габдулла һәм Габдрахман. Аннан соң пәйгамбәрләрнең исемнәре килә: әйтик, Мөхәммәд, Әхмәд, Якуб, Йосыф», – дигән хәзерәт.

 Балага нинди исем кушарга беләмәгәндә гаилә шәҗәрәсен алып, андагы карт әби-бабаларыбызның исемнәренә игътибар итәргә киңәш итә ул.

"Алар һәрвакыт модалы булачак чын татар исемнәрен йөрткәннәр", - ди Рөстәм Хәйруллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре