Россиялеләр фикеренчә, Казан Россиянең иң кунакчыл шәһәрләре рейтингында бишенче урында. SuperJob тикшеренүләренең шундый нәтиҗәләрен бастырып чыгарган.
Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүчеләрдән: "Туристлар агымының артуын телисезме?" дип сораганнар. Казан һәм Чиләбедә яшәүчеләрнең 53%ы уңай җавап биргән, иң югары күрсәткеч волгоградлыларныкы – 60%.
"Мәскәүлеләрнең 37%ы һәм Петербурглыларның 46%ы башкалага туристларның күбрәк килүе турында хыяллана. Аларның фикеренчә, икътисади тотрыксызлык шартларында бу эш урыннарын саклап калырга һәм яңа урыннар булдырырга ярдәм итәчәк, шулай ук инвестицияләр җәлеп итәчәк», – ди тикшеренүләрне оештыручылар.
Сораштырылучыларның 22%ы Татарстан башкаласында туристлар агымы артуга каршы чыккан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез