Шулай ук Юлиус Фучик һәм Спартаковская урамнары буйлап светофорны урнаштыру өчен ике участокта проект-смета документациясе әзерләнә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сөйләде.
Аның сүзләренчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча иң проблемалы зоналар дип Островский – Пушкин, Чуйков – Бондаренко, Габишев – Кол Гали урамнары киселешләре, шулай ук Танк боҗрасы билгеләнгән. Юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча башкарылачак эшләрне гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан барлыгы 150 млн сум акча бүлеп бирелгән. «Муниципаль юл фонды акчалары хисабына урам-юл челтәренең төзекләндерелергә тиеш булмаган авария хәлендәге участокларында 31 мең кв. метрдан артык мәйданда чокырлар ямалачак», - дип хәбәр итте җитәкче урынбасары. Шул ук вакытта светофорларда «Триоль» җайланмаларын урнаштыру алып барыла. Барлыгы 33 юл чатында 218 шундый тавышлы светофор куела. Куркынычсызлыкны арттыру буенча эшләр комплексына шулай ук юл билгеләрен яңарту да керә. Төп магистральләрдә термопластик, ә транспорт хәрәкәте азрак булган урамнарда буяулар кулланалар. Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте иминлеген арттыру кысаларында 430 юл билгесе кую, 368 метр барьер киртәләр монтажлау, 16 ясалма тигезсезлекне төзекләндерү, 7100 кв. метр өслекне ремонтлау, ике светофор һәм җәяүлеләр өчен 27 проекцияле кичү урнаштыру каралган. 2025 елда 68 куркыныч участокта тәртипкә салу тулысынча төгәлләнгән. Анда билгеләр яңартылган, кичү юллары җиһазландырылган, киртәләр һәм билгеләр куелган, тротуарлар һәм җәяүлеләр зоналарына якынлашу юллары җиһазландырылган. Бер елга планлаштырылган барлык эшләр дә тулы күләмдә башкарылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез