Газетага язылу

Казан кафесында ашап агуланган 23 кешене хастаханәгә озатканнар

NAN Кебаб кафесында шаурма һәм пицца ашап 33 кеше агуланган. Профессор Агафонов исемендәге республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә 23 кеше озатылган.

Бу хакта “Татар-информ” Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Табиблар аларның хәлен уртача һәм җиңелчә дип бәяли. Сырхауларга кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә”, – дип сөйләп үтелгән министрлыктан.

Моңа кадәр агентлыкка Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, чирләүчеләрнең барысы да 9-11 сентябрь аралыгында NAN Кебаб кафесында шаурма һәм пицца ашаган. 12 сентябрьдә Роспотребнадзор белгечләре җәмәгать туклануы оешмасында тикшерү үткәреп, бик күп кимчелекләр: санитария-техник һәм гигиена кагыйдәләре үтәлмәвен, продукциянең документлары, кайнар су булмавын, савыт-саба юуның билгеләнгән тәртибе үтәлмәвен, саклау вакыты чыккан продукция кулланылуын ачыклаган.  Белгечләр помидор, кыяр, кишер, Пекин кәбестәсе һәм сырдан ясалган эчлектә эчәклек таякчыгын тапканнар.

Шаурма өчен әзерләнгән сарымсак соусы һәм фирма соусының сальмонелла белән зарарлануын ачыклаганнар, шаурма әзерләгән пешекчедә дә сальмонелла тапканнар. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре