Казан кайный: «KazanForum» халыкара чарасына 100 дән артык илдән кунак көтелә

20 төп юнәлеш, 10 меңнән артык теркәлгән кеше, 103 ил, 90 нан артык килешү, уналтынчы җыен... Хөкүмәт йортында узган брифингта инде бу атнада узачак «Россия ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы турында сөйләштеләр. Һиндстан безгә нәрсә алып килә? Волонтерлар җитәме? Форумга Россия Президенты Владимир Путин килерме? Матбугат очрашуында шул сорауларга җавап ишеттек.

– Дөньяның 103 иле «KazanForum»да катнашуы турында белдерде. Бу билгеле бер дәрәҗәдә уңыш та, үсеш тә, чөнки былтыр безнең катнашучы илләр саны 90 га да тулмаган иде, – ди Республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, тиздән башланачак форумның санлы мәгълүматларына басым ясап. Әйтүенчә, бүгенгә 10 меңләп кеше форумга теркәлү узган. Бу әле чик сан түгел.

Быелгы форум 20 төп юнәлеш буенча эш алып барачак. 141 ләп эшлекле конференция каралган. Форумның төп темасы исә санлаштыруга бәйле. Җомгага билгеләнгән пленар утырыш «Цифрлаштыру: яңа чынбарлык һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен өстәмә мөмкинлекләр» дигән темага багышланачак. Аңлашыла инде: санлаштыру җиле кагылмаган тармак юк диярлек.

Кунаклар димәктән. Талия Миңнуллина әйтүенчә, болар – Малайзия, Төркия, Төрекмәнстан, Нигерия, Әфганстан, Иран, Синегал, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән. Аларның делегацияләрендә 100 дән артык кеше исәпләнә. Шунысы да бар: бөтен илләрдән дә рәсми затлар булмаска мөмкин. Форумның максаты да ул түгел.

– Кайсыдыр илләрдән бизнес вәкилләре генә катнаша. Без ниндидер сәясиләштерү максатын күздә тотмыйбыз. Бу – икътисадый форум. Димәк, ул сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән, – диде Талия Миңнуллина бу җәһәттән.

Эш кенә түгел, аш та бар. Мәгълүм булганча, форум көннәрендә Казанның агросәнәгать паркында хәләл ярминкә эшләячәк. Сер түгел, бу ярминкәне Татарстан халкы да көтеп ала. Талия Миңнуллина сүзләренчә, быел ярминкә 13–18 май көннәрендә эшләячәк. Ярминкә ишекләре иртәнге 8 дән кичке 7 гә кадәр ачык булачак.

– 10 лап илдән 150 ләп компания үзенең хәләл продукциясен тәкъдим итәчәк, – диде Талия Миңнуллина. – Мәсәлән, Иран – газлы эчемлекләр, консервланган товарлар, Һиндстан – чәй, дөге, Кыргызстан – киптерелгән җиләк-җимешләр, Төркия – тәм-томнар һәм бакалея товарларын алып киләчәк. Сүз дә юк, безнең бу мәйданчыкны сәүдә ярминкәсе буларак кына кулланасыбыз килми. Илләр арасында сәүдә килешүләре төзү дәрәҗәсенә чыгасы килә. Бу – миссия.

Форум кысасында 90 нан артык килешү имзаланыр дип көтелә. Аларның шактые цифрлаштыру өлкәсенә карый. Оештыручылар искәрткәнчә, килешүләрнең күплеге һәм булуы форумның әһәмиятен һәм файдасын раслый да инде.

Кунакларның күплеге транспорт, логистика, урнашу тармакларына да җаваплылык өсти. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов әйтүенчә, катнашучыларга уңай булсын өчен барысы да эшләнә. Быел форумны оештыруда 600 ләп волонтер җәлеп ителәчәк. Аларның күп өлеше Татарстаннан. Форумда 109 тәрҗемәче эшләячәк. Сүз инглиз, гарәп, француз телләреннән тәрҗемә итү турында бара. Фарсы теленә дә ихтыяҗ бар икән.

– Инглиз теленә синхрон тәрҗемәгә бәйле проблемалар юк. Ә менә гарәпчәгә синхрон тәрҗемәче табу авыр. Гомумән, яхшы тәрҗемәчеләр күп түгел. Ел саен диярлек бу чарага без аларны бөтен ил буйлап җыябыз, – диде Талия Миңнуллина.

Билгеле булганча, «КаzanForum» хәзер федераль статуста үтә. Бу җәһәттән журналистлар: «Россия Президенты Владимир Путинның һәм Хөкүмәт җитәкчесе Михаил Мишустинның килүе көтелмиме?» – дип тә кызыксынды.

– Без аларны элек тә көттек, хәзер дә көтәбез, – дип җаваплады Талия Миңнуллина.

Көтелгән кунаклар килсен! Хәерле сәгатьтә, Казан!

 Катнашучылар саны

2009 ел – 250 кеше

2019 ел – 5098 кеше

2023 ел – 16 223 кеше

2024 ел – 20 000 кеше

Фикер

Владимир Путин, Россия Президенты:

– Россия күп гасырлар буе ислам дөньясы белән нык элемтәләр булдырып килә. Бүген дә, халыкара вазгыятьнең катлаулы булуына карамастан, икътисадый, фәнни, гуманитар һәм төбәкара хезмәттәшлекне актив төстә үстерү дәвам итә. Шул ук вакытта Татарстан конструктив халыкара мөнәсәбәтләрне коруда лидерларның берсе булып тора. Форум барышында сезгә төрле өлкәләрдә, шул исәптән технологик өлкәдә элемтәләребезне алга таба ныгыту мөмкинлекләре буенча фикер алышырга туры киләчәк. <...> Хәзерге вакытта фәкать бергәләп кенә бөтен дөнья җәмәгатьчелеген тотрыклы, гармонияле төстә үстерүне тәэмин итәргә, террорчылык, экстремизм, локаль конфликтларның кискенләшүе кебек бүгенге янауларга нәтиҗәле төстә каршы торырга мөмкин.

(Форум катнашучыларына юллаган сәламләү хатыннан)

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре