Газетага язылу

Казан Кирмәнендә укытучылар өчен бушлай экскурсияләр узачак

15 март һәм 19 апрель көннәрендә белем бирү оешмалары укытучылары, җитәкчеләре һәм методистлары өчен бушлай экскурсияләр уздырыла.

Программа нигезендә педагоглар экспозицияләр белән танышачак, мәктәп төркемнәре өчен мөмкинлекләр турында фикер алышачак һәм музей хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек турында әңгәмә көтелә.

▫️15 мартта экскурсия «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, Спас манарасы музеенда узачак. Чара 14:15 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

▫️Татарстанның табигый тарих музеенда, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда экскурсия 19 апрельдә көтелә. Экскурсиядә катнашу өчен теркәлергә кирәк. Чара 14:30 сәгатьтә башлана.

Урыннар саны чикле, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән Казан мэриясе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре